Питрәч районында Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Әлгизә Фәйзуллина «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең, «Яхшылык бүләк итәбез» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларның, «көмеш» яшьтәге волонтерлар белән очрашуын оештырды.
Балалар «көмеш» волонтерлар эшчәнлеге турында белемнәрен киңәйттеләр, махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре ясауда катнаштылар. Волонтерлар үз көчләре белән сугышчыларга ярдәм итәләр, гуманитар ярдәм җыялар, акча күчерәләр, җылы оеклар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр һ. б.