Кама Тамагы районында гаилә парлары өчен чара булып узды

2024 елның 5 апреле, җомга

Гаилә елы кысаларында Кама Тамагы районында «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасында «Ир белән хатын – икесе бер шайтан таягы» дигән чара уздырылды. Үзәк белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен уен элементлары белән танып белү әхлакый-тәрбия программасы әзерләгәннәр иде.

Катнашучылар гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар. Гаилә парларында аралашу культурасы, аларның фикеренчә, башка кешенең шәхесенә хөрмәт, аның рухи дөньясына игътибар итүне күздә тота. Хисләр һәм мөнәсәбәтләр культурасы бәхет мизгелләрендә генә түгел, ә авыр минутларда да күренә.

Чараның соңгы өлешендә «Парлар» уены уздырылды. Тамашачылар катнашучыларга ярдәм иттеләр. Барысы да уңай кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International