Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Тәрәзә төбендәге бакча» технологиясен гамәлгә ашыралар. Проект хезмәт һәм башлангыч экологик күнекмәләрне формалаштыруга, балаларның белән тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге тәҗрибәсен алуга юнәлдерелгән.
Тәрәзә төбендә бакча оештыру буенча эш этаплап башкарыла: үсемлекләр утырту, исемнәр һәм утырту датасы белән күрсәткеч-таблицалар ясау, балаларны үсемлекләрне карау алгоритмы белән таныштыру. Балалар үсемлекләрнең үсешен күзәтәләр, күзәтүләр көндәлегендә нәтиҗәләрне теркәп тәҗрибәләр үткәрәләр. Шулай ук тәрбиячеләр тематик әңгәмәләр үткәрә.