Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын районның медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Чаралар медицина оешмалары белән килешенгән графиклар буенча бушлай башкарыла. Ел башыннан бу мөмкинлектән 173 өлкән кеше файдаланган.
«Һәр авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, шуңа күрә профилактик чараларны калдырмаска кирәк. Сәламәтлекне яшь чакта гына түгел, теләсә кайсы яшьтә сакларга кирәк», – ди «Өмет утравы» үзәге белгечләре.