«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән уен-викторина үткәрделәр

2024 елның 19 апреле, җомга

Гаилә елы кысаларында Аксубай районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Мин һәм минем гаиләм» дигән уен-викторина үткәрделәр.

Чарада катнашучыларны сәламләп, педагог-тәрбияче Ирина Крылова Гаилә елы, һәр кешенең тормышында гаиләнең әһәмияте турында сөйләде. Уен барышында балалар гаилә, ата-аналар, гаилә кыйммәтләре сүзләрен ничек аңлаулары турында фикер алыштылар. Шулай ук командаларда балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, темалар буенча уеннар уйнадылар.

Чара балаларны дуслыкка һәм бердәмлеккә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International