2024 ел Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү максатларында стажировка мәйданчыклары булдырылган.
«Участок социаль хезмәте» программасы буенча мәйданчыкларның берсе Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшли. 19 апрельдә чираттагы семинар-практикум оештырылды. Очрашуда Зәй, Менделеевск, Бөгелмә һәм Чирмешән муниципаль районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре мөдирләре һәм белгечләре катнашты.
Стажировка мәйданчыгы кысаларында кабул итүче як территориаль принцип буенча оештырылган Участок социаль ярдәме хезмәте аша имин булмаган гаиләләрне ачыклау һәм алар белән эшләү ведомствоара системасын формалаштыру һәм эшләүнең күпьеллык тәҗрибәсен тәкъдим итте. Балалар-гаилә иминсезлеген профилактикалау буенча ведомствоара хезмәттәшлек, бердәм ведомствоара статистика алып бару, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм программаларын социаль тернәкләндерүнең инновацион технологияләре нигезендә гамәлгә кертү һәм куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Семинар йомгак ясау, анкеталар тутыру, сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.
«Стажировка мәйданчыгы – ул остазлык төре, чөнки остазлыкның беренче чираттагы бурычларының берсе – һөнәри формалашуда, һөнәри белем һәм күнекмәләр алуда практик ярдәм күрсәтү», – ди «Шатлык» үзәге белгечләре.