Министр Эльмира Зарипова мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләрен котлады

2024 елның 19 апреле, җомга

Быел 19 апрельдә Россиядә дәүләт мәшгульлек хезмәте оешуга 33 ел тула.

Татарстанның мәшгульлек хезмәте – ул 800дән артык белгеч. Бу еллар дәвамында мәшгульлек үзәкләре юнәлеше буенча 204,7 мең кеше яңа һөнәр алган яки квалификациясен күтәргән, 52,3 мең татарстанлы үз эшен ачкан. Узган елда гына да 22 мең татарстанлы эшкә урнаштырылган – бу эш эзләү өчен мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 72 проценты.

Хезмәт базарындагы хәл үзгәрү белән эштәге алымнар да үзгәрә. Татарстанлылар «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасы мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Эшкә аерым категория гражданнар һәм бизнес өчен төрле хезмәтләр комплексы кертелгән.

Татарстанда мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләр белән актив эш алып бара. «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе – моның ачык мисалы. 12 апрельдә узган төбәк этапта 600дән артык эш бирүче, 12 мең татарстанлы катнашты.

Хөрмәтле дәүләт мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә уңышлар һәм яңа күркәм казанышлар телим. Йортларыгыз бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен!

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International