Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 54 918 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 26,2 % сәнәгатьтә (14,4 мең эш урыны);
- 12,1 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (6,6 мең эш урыны);
- 8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,4 мең эш урыны);
- 7,1 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,9 мең эш урыны);
- 4 % транспортта (2,2 мең эш урыны);
- 1,8 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1,0 мең эш урыны);
- 1,1 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,6 мең эш урыны);
- 39,7 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (21,8 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,07 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 635 татарстанлы теркәлгән.