«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр «Чиста шәһәр» акциясен үткәрделәр

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «Чиста шәһәр» акциясен үткәрделәр.

Чараның максаты – табигатьне саклауның мөһимлеген аңлауны формалаштыру, шулай ук шәһәр экосистемасын торгызуга ярдәм итү.

Белгеч Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненең ничек узуы турында сөйләде. Катнашучылар бу көнне әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча форумнар һәм конференцияләр һәм территорияләрне җыештыру буенча чаралар үткәрелүен, тыюлык зоналарына һәм милли паркларга экскурсияләр оештырылуын белделәр. Аннары социаль хезмәтләр алучылар үзләре тирә-якны чүп-чардан чистарттылар. Барысы да туган шәһәр экологиясенә керткән өлешләреннән канәгать калдылар.

Чарада 17 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International