Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар тәрбияче Ирина Телицына белән күрше Алексеевск районында ике музейда булдылар.
В. И. Абрамов исемендәге туган як музеена һәм сугышчан дан музеена экскурсия «Актив озын гомерлелек» һәм «Туристик сукмаклар буйлап» программаларын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Өлкәннәр экскурсоводларны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр, төрле экспонатларны карадылар.
Россия көненә багышланган экскурсиядән бик күп уңай эмоцияләр, онытылмаслык тәэсирләр калдырды.