3 июньдә Халыкара велосипед көне билгеләп үтелә. Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Корнева һәм Наилә Дәүләтшина тәрбияләнүчеләр өчен «Барысы да велобәйрәмгә» спорт күңел ачулары оештырдылар.
Командаларга бүленеп, балалар төрле конкурсларда ярыштылар. Иң төп персонаж клоуннесса Кнопа иде, ул велосипедчыларны көлдереп, дәртләндереп һәм ашыктырып торды.