Яр Чаллыда социаль тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

5 июньдә Яр Чаллыда социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чара узды. Яр Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул учреждениеләрнең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне «Энергетик» мәдәният йорты солистларының концерт программасы белән бизәделәр.

Тантанага шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләренең һәм белгечләренең иҗади эшләре күргәзмәсе туры китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International