Югары Ослан районында «Яшүсмер–2024» профилактик операциясе уза

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Яшүсмер–2024» ведомствоара профилактика операциясе кысаларында профилактика системасы субъектлары катнашында ведомствоара рейдлар дәвам итә. Чаралар социаль куркыныч хәлдә булган, профилактик исәптә торучы гаиләләрне колачлый.

Рейд барышында Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече балигъ булмаганнар өчен җәйге чорга вакансияләр тәкъдим итә. Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерәләр, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктажлар үткәрәләр, автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерәләр. Шулай ук ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрәләр, балаларга җәйге каникуллар вакытында куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерәләр, «Куркынычсыз җәй» буклетлары тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International