Шушы көннәрдә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә» блогыннан чираттагы дәрес узды. Ул «Гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре» дип аталды.
Традицион рәвештә дәрес нейрогимнастикадан башланды. Яшьләр аңа шулкадәр ияләшкәннәр ки, кабатлау өчен күнегүләрне үзләре күрсәтә башладылар. Белгечләр гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре мисалларын китерделәр.
Практик өлештә белгечләр җитәкчелегендә яшьләр шәҗәрә агачы ясарга өйрәнделәр. Ата-аналар аларга булыштылар.