Бүген Татарстан Республикасы хзмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Үзгәрешләр чорында психиатрия» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Конференция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Министр урынбасары үзенең чыгышында конференциядә катнашучылар белән психик тайпылышлары булган кешеләрне социализацияләү буенча республика тәҗрибәсе белән уртаклашты, күрсәтелгән затларны нәтиҗәле тернәкләндерү максатында ведомствоара хезмәттәшлекнең әһәмияте турында сөйләде.