Ел саен 12 июльдә Фотографлар көнен билгеләп үтәләр. 2018 елдан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «ФотоСтудия» түгәрәге эшли. Анда социаль хезмәт алучылар сыйфатлы фотога төшәргә өйрәнәләр.
Түгәрәктә шулай ук учреждениенең эчке волонтерлары да актив катнаша. Көн дәвамында алар фотога төшерәләр һәм аларны интернат-йорт белгечләренә тапшыралар. Шулай итеп алар учреждениенең социаль челтәрләрен алга сөрүгә үз өлешләрен кертәләр.
Түгәрәк эше социаль хезмәтләр алучыларга аралашучанлык, тырышлык, максатчанлык үстерергә мөмкинлек бирә. Фотография белән мавыгу үзеңә ышаныч табарга, үз кыйммәтеңне һәм әһәмиятеңне тоярга ярдәм итә.