Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Һәркем өчен спорт» проекты кысаларында яңа урам спорт мәйданчыгы җиһазландырылган. Хәзер анда спорт-сәламәтләндерү чаралары уза. Мәсәлән, интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамагындагылар өчен саф һавада зарядка һәм спорт эстафетасы оештырды.
Башта хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр буын гимнастикасының берничә күнегү башкардылар. Аннары спорт эстафетасы узды. Чара ахырында барысы да татлы бүләкләр алды.
«Һәркем өчен спорт» проекты 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Ул «Яхшылык планетасы» региональ яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.