«Хыял» приютында балалар һәм ата-аналар өчен мастер-класс оештырылды

2024 елның 12 июле, җомга

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җылылык бүләк ит» бөтенроссия акциясе кысаларында кулдан эшләнгән сабын ясау буенча мастер-класс узды. Чарада катнашучылар – приютта тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре.

Ата-аналар һәм балалар сабын ясау процессыннан зур ләззәт алдылар. Бу чараның әһәмияте – балалар һәм ата-аналар арасында эчтәлекле аралашу мөмкинлеге. Хезмәттәшлек, бала тормышында катнашу ата-аналардан тырышлык таләп итә, әмма бу балаларның йөрәкләрендә мәхәббәт, горурлык, аралашу ихтыяҗын тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International