Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр үз куллары белән яктырткыч ясадылар

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында интерьер өчен роза ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Мәдәни ялны оештыручы Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар зур чәчәк рәвешендә яктырткыч ясадылар. Моның өчен алар экологик чиста, төсе чыгуга чыдам материал – изолон кулландылар. Дәрестә катнашучылар аны кисәкләргә кисте, билгеле бер рәвештә бөкләп, яфрак формасына китерде. Гөлчәчәк Карпова ярдәмендә электр «эчлек» урнаштырдылар. Нәтиҗәдә, матур һәм оригиналь яктырткыч барлыкка килде.

«Мондый дәресләр тәрбияләнүчеләребезнең хәтерен һәм кулларының вак моторикасын яхшырта, аларның хәрәкәт активлыгын сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирә. Мастер-классларның гадәти булмаган юнәлешләре, яңа арт-терапевтик технологияләр кертү социаль хезмәтләр алучыларның иҗатка кызыксынуын стимуллаштыра, аларның активлыгын арттыра. Индивидуаль караш һәркемгә үз сәләтләрен күрсәтергә, үз омтылышларын һәм кызыксынуларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», – ди белгеч.

Яктырткыч интернат-йортта яшәүчеләрнең даими эшләүче иҗади эшләре күргәзмәсендә лаеклы урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International