Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының федераль этабы узачак

2024 елның 12 июле, җомга

2024 елда Татарстан Республикасы «Химик анализның иң яхшы лаборанты» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабын уздыру мәйданчыгы итеп билгеләнде. Конкурс 19–23 август көннәрендә Алабугада, «Алабуга Политех» җитештерү-белем бирү үзәгендә узачак.

Гаризалар кабул итү нәтиҗәләре буенча конкурста Россия Федерациясенең 15 субъектыннан 18 вәкил катнашырга теләк белдерде.

«Химик анализның иң яхшы лаборанты» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы программасы белән монда танышырга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International