Татарстанда 2024 елның 8 сентябрендә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак. Барлыгы 100 депутат сайланачак, аларның 50се бер мандатлы округлар буенча, анда һәр округ бер депутат тәкъдим итә, тагын 50се – партия исемлекләре буенча.
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер–2024» профилактик операциясенең «Гаилә» этабы кысаларында гаиләләр буенча ведомствоара рейд оештырдылар.
8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
Инвалидларны тернәкләндерү – мөмкинлекләре чикләнгән кеше тормышының һәр аспектына комплекслы якын килүне һәм игътибар итүне таләп итә торган процесс. Бу процесста төп юнәлешләрнең берсе булып инвалидларны иҗади хезмәт төрләренә җәлеп итү тора, бу аларга үз-үзләрен бәяләүне күтәрергә, үзләрен тормышка ашырырга һәм мөстәкыйльлекне үстерергә ярдәм итә.
«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт районы медицина учреждениесенә илтү дәвам итә. 14 августка 1 250 кеше китерелгән, шуларның 1 195 – диспансерлаштыру узу өчен.
Ел саен Татарстан Республикасында уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар мәктәп балалары булган гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә булышалар.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар һәм Курск халкы өчен кирәкле әйберләр җыйдылар.
Яшел Үзән районында аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен көндезге тору бүлеге ачылды. «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә үсеш үзенчәлекләре булган нәниләр өчен яңа бина җиһазландырылган. Биредә балалар белән логопед, психолог, дефектолог һәм башка белгечләр эшли. Хәйриячеләр ярдәме белән алар өчен кабинетлар, сенсорлы үсеш бүлмәсе һәм уен бүлмәсе җиһазландырылган.
Азнакай районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Россиядә Гаилә елына багышланган шахмат турниры узды. Турнирның максаты яшәү рәвеше һәм гаилә ялы буларак шахматны популярлаштыру иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.