«Яңарыш» тернәкләндерү үзәге Курск халкына ярдәм күрсәтте

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар һәм Курск халкы өчен кирәкле әйберләр җыйдылар.

«Мондый вакытта безнең мондый акцияләрдә катнашуыбыз – ватандашларыбыз өчен эшли алган иң кечкенә нәрсә. Тыныч халык соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булды, ә кемдер бөтенләй тораксыз калды», – диләр социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре.

Шулай итеп алар бәла уртак булын искә төшерергә телиләр, ә якыннарны авыр хәлдә ташламыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International