Яшел Үзән районында аутизм спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар өчен көндезге тору бүлеге ачылды. «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә үсеш үзенчәлекләре булган нәниләр өчен яңа бина җиһазландырылган. Биредә балалар белән логопед, психолог, дефектолог һәм башка белгечләр эшли. Хәйриячеләр ярдәме белән алар өчен кабинетлар, сенсорлы үсеш бүлмәсе һәм уен бүлмәсе җиһазландырылган.
Бүлекнең төп бурычы – аерым ихтыяҗлары булган балаларның социальләшүе һәм гомуми үсеше өчен шартлар тудыру. Моннан тыш, белгечләр гаиләдә эмоциональ баланска ирешергә ярдәм итү өчен ата-аналарга ярдәм күрсәтергә планлаштыралар. Моның өчен инновацион технологияләр һәм авторлык программалары кулланыла, яңа җиһазлар сатып алынган. Балалар белән бай эш тәҗрибәсе булган югары квалификацияле белгечләр эшли.
Үзенчәлекле бала тәрбияләүче ата-аналар өчен көненә берничә сәгатькә ял алу бик мөһим, ә балалар өчен бу бик зур алгарыш: алар аралаша, уйный, шөгыльләнә, яңа социаль күнекмәләр ала.
Белгечләрнең дисциплинаара командасы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Баланың үсешендә бозылулар структурасыннан чыгып, аны тәрбияләүнең, укытуның һәм үстерүнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнә.
