Түбән Кама байкерлары балаларны якынлашып килүче уку елы белән котлады

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар мәктәп балалары булган гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә булышалар.

Узган еллардагы кебек үк, балаларны яңа уку елы башлану белән котларга Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә «FreeRiders» мотоберләшмәсеннән кунаклар килде. Башта алар мотоцикллар һәм байкерлар тормышы турындагы мавыктыргыч тарихлары белән уртаклаштылар, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр һәм балаларны уку елы башлану белән котладылар, укуларында уңышлар теләделәр. Шуннан соң байкерлар барлык теләүчеләрне үз мотоциклларында йөрттеләр.

58 бала байкерлардан бүләкләр алды – канцелярия кирәк-яраклары салынган пакетлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International