«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Әлмәт районы медицина учреждениесенә илтү дәвам итә. 14 августка 1 250 кеше китерелгән, шуларның 1 195 – диспансерлаштыру узу өчен.
Өлкән яшьтәге кешеләр, бигрәк тә аз хәрәкәтләнүче гражданнар, диспансерлаштыру, вакциналаштыру, профилактик медицина тикшерүе узу, тиешле анализлар тапшыру һәм квалификацияле медицина ярдәме һәм консультация алу мөмкинлеге булуга шат.