Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтач районында район башлыгы Рамил Нотфуллин күпбалалы әни Наталья Терентьевага балаларын лаеклы тәрбияләгәне өчен Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды.
Наталья Терентьева биш баласын үзе генә тәрбияли. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 2021 елда фаҗигале рәвештә һәлак булган. Тормышның барлык авырлыкларына карамастан, Наталья Терентьева балаларны яратып үстерә һәм аларда өлкәннәргә хөрмәт тәрбияли. Барысы бергә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару белән шөгыльләнәләр.
Гаилә үз авылы һәм районының иҗтимагый тормышында актив катнаша: бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар, җирле мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашалар. 2024 елда Наталья «Йөкле хатын-кыз иң матуры» фотоконкурсында катнашкан. Аны «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үткәргән. Конкурста катнашкан өчен хатын-кыз диплом һәм кызыксындыру призы белән бүләкләнә.
Терентьевлар гаиләсендә дустанә атмосфера, мәхәббәт, хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү, бер-берсенә игътибарлы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Бу гаиләдә балалар акыллы, тыйнак һәм хезмәт сөючән. Гаилә авылдашлары арасында ихтирам казана.