Буа интернат-йортында булачак сайлаулар уңаеннан бәйрәм концерты узды

2024 елның 6 сентябре, җомга

8 сентябрьдә республикада ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Бу вакыйга алдыннан, сайлау процессы турында сайлаучыларның мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен артистлар чакырып бәйрәм концерты оештырды. Артистлар татар, рус һәм чуваш телләрендә яраткан җырларны башкардылар.

«Безнең алдагы тормышыбыз кемне сайлавыбызга бәйле, шуңа күрә безнең барыбызга да гражданлык бурычыбызны үтәү һәм сайлауларда катнашу мөһим!», – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга учреждение директоры урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International