«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында стационарны алмаштыра торган «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы эшли.
Шушы көннәрдә төркемле формада өйдә чираттагы дәрес булып узды, аның темасы – «Мөстәкыйль карау җитешсезлеге булган хезмәт алучыларда кискен хәлләр һәм хроник авыруларның катлаулануын кисәтергә мөмкинлек бирә торган профилактик чаралар үткәрү». Тәрбияләүчеләргә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның проблемалары һәм катлаулану куркынычы турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук карауны җиңеләйтә торган һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра торган кече тернәкләндерү чаралары белән таныштылар.
Дәрес азагында катнашучыларга күрсәтмә материал һәм белешмәләр бирелде.
Укулар нәтиҗәсендә туганнары аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өй шартларында сыйфатлы карау белән тәэмин итә, аларның физик һәм эмоциональ халәтен җиңеләйтә.