Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4–11 сентябрь көннәрендә «Минем сәламәтлегем минем кулларда» дигән темага чаралар үткәрелде. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, эчкечелекне кисәтүгә юнәлдерелгән.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында 6 сентябрьдә «Сәйдәш» үзәгендә Түбән Кама районы мәдәнияте көне узды. Зур концерт, гаилә династияләре белән танышу булды, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре ярминкәсе, «Минем авылым» интерактив мәйданчыгы, Түбән Каманың танылган мәдәният эшлеклеләре иҗатына багышланган арт-киңлек эшләде.
Данис С. профессиональ хәрби гаиләсендә туа. Аларның тормышында еш кына күченүләр була, һәм ахыр чиктә гаилә Түбән Камада урнаша. Биредә Данис мәктәпне һәм һөнәри училищены тәмамлый, анда балта остасы белгечлеге ала.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясен оештырдылар. Учреждениедә яхшы китапханә бар. Интернат-йортта яшәүчеләргә файдаланырга уңайлы булсын өчен, ул берьюлы ике катта урнашкан.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм милли костюмнарын популярлаштыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты психологы Светлана Айметова «Ммилли костюмнар» дәресе үткәрде.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә төрле юнәлешләр буенча профилактик эш алып барыла.
10 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Аеклыкта – халык бәхете» темасына очрашу үткәрде. Чараның максаты – өлкәннәрдә үз сәламәтлекләренә уңай караш һәм хәмер эчемлекләр кулланудан баш тартуга ныклы мотивация булдыру.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Аек тормыш рәвеше өчен» спорт чарасы узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес узды. Социаль хезмәтләр алучылар төрле тишекләр белән төймә тегәргә өйрәнделәр.
9 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Казанда Kazan Digital Week 2024 форумы уза – бу цифрлы технологияләрне эшләүчеләр һәм кулланучыларның фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлеге өчен уникаль мәйданчык.