Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә төрле юнәлешләр буенча профилактик эш алып барыла.
Бүген көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын-коткару отрядының 72 нче янгын-коткару часте каравыл башлыгы ярдәмчесе Камил Ганиев белән янгын куркынычсызлыгы турында хәбәрдарлыкны арттыру мәсьәләләре буенча очрашу оештырылды.
Үзенең чыгышында Камил Равил улы көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә зур игътибар бирде. Ул фатирларда янгын чыгуның иң киң таралган сәбәпләре турында сөйләде, янгын чыккан очракта эш итү тәртибен, шулай ук порошоклы янгын сүндергечләрне куллану тәртибен аңлатты, зыян күрүчегә ничек беренче ярдәм күрсәтергә икәнен күрсәтте.