Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясен оештырдылар. Учреждениедә яхшы китапханә бар. Интернат-йортта яшәүчеләргә файдаланырга уңайлы булсын өчен, ул берьюлы ике катта урнашкан.
Социаль хезмәтләр алучылар арасында китап укырга яратучылар җитәрлек. Күп кенә китаплар – әле совет чоры мирасы, шуңа күрә алар белән ничек кенә пөхтә эш итмәсеннәр, китапларга әледән-әле ремонт кирәк. Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар китапларны реставрацияләүгә керештеләр. Өлкәннәр 25тән артык китап төзекләндерде.
«Мондый акцияләрне без ел саен уздырабыз. Алар безнең укучыларыбызга үзләрен кирәкле итеп тоярга ярдәм итә, хәрәкәтләр координациясен һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерә», – ди Светлана Лазуркевич.