Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Аек тормыш рәвеше өчен» спорт чарасы узды.
Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләрен алучыларының сәламәтлеген ныгыту.
Чара кысаларында зарарлы гадәтләрдән баш тартуның һәм сәламәт туклану мөһимлеге турында әңгәмә, төрле ярышлар үткәрелде: эстафеталар, саф һавада уеннар һәм күнегүләр.
Чарада ун кеше катнашты.