«Ышаныч» үзәгендә көндезге тору бүлегенә килүчеләрне көнкүреш күнекмәләренә өйрәтәләр

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес узды. Социаль хезмәтләр алучылар төрле тишекләр белән төймә тегәргә өйрәнделәр.

Практик өлеш башланыр алдыннан педагог куркынычсызлык техникасы буенча әңгәмә үткәрде, чөнки дәрестә энә һәм кайчы кулланылды. Аннары катнашучыларга төймә тегүнең төрле ысулларын күрсәттеләр, һәркем эшне мөстәкыйль башкарып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International