«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше темасына чаралар үткәрелде

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4–11 сентябрь көннәрендә «Минем сәламәтлегем минем кулларда» дигән темага чаралар үткәрелде. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, эчкечелекне кисәтүгә юнәлдерелгән.

Социаль хезмәтләр алучыларга «Тормышыңны саклап кал» фильмын күрсәттеләр. Атна дәвамында дәресләр һәм әңгәмәләр, хәрәкәтчән уеннар һәм викториналар, чыныктыргыч процедуралар, спорт ярышлары һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрелде. Чаралар барышында һәркем кызыксыну һәм активлык күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International