Буа интернат-йортында Татарстан халыкларының мәдәни хәзинәләрен саклау буенча дәресләр уздыралар

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм милли костюмнарын популярлаштыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты психологы Светлана Айметова «Ммилли костюмнар» дәресе үткәрде. Ул орнамент ясау тарихын, милли киемнәрнең нинди булуы, кешеләрне баш киеме һәм киемнәрендәге чигү буенча ничек аерулары турында сөйләде.

Дәрестә катнашучыларга республика территориясендә яшәүче халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Социаль хезмәтләр алучылар костюмның барлыкка килү тарихы турында белделәр, орнамент төрләрен һәм аны ясауның төрле алымнарын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International