«Шәфкать» үзәгенең социаль хезмәткәре Түбән Кама районы мәдәнияте көнендә чыгыш ясады

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында 6 сентябрьдә «Сәйдәш» үзәгендә Түбән Кама районы мәдәнияте көне узды. Зур концерт, гаилә династияләре белән танышу булды, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре ярминкәсе, «Минем авылым» интерактив мәйданчыгы, Түбән Каманың танылган мәдәният эшлеклеләре иҗатына багышланган арт-киңлек эшләде.

Чара кунаклары шулай ук әдәби кунак бүлмәсен, туган якны өйрәнүчеләр эшләре экспозициясен карадылар, туристлык маршруты презентациясе, милли-мәдәни җәмгыятьләр һәм «Минем яраткан Түбән Кама» балалар рәсемнәре күргәзмәләре белән таныштылар.

Чарада катнашучыларның берсе – «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Зөлфия Мингәрәева. Ул «Хәтирә» мәдәният йортының иҗат коллективы составында чыгыш ясады. Коллектив 93 яшьлек тыл хезмәтчәне, социаль хезмәтләр алучы Саимә Сөләйманова язган татар җырын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International