Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары алдында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтенроссия конкурслары лауреаты, алып баручы, җырчы Фәнис Галиуллин чыгыш ясады. Ул популяр хитлар башкарды.
Барысы да танылган җырларга кушылып җырладылар, хәтта биеделәр.
«Интернат-йорт карамагындагылар музыкаль очрашуларны бик яраталар, алар яшьлек җырлары белән илһамланалар», – ди социаль учреждение белгечләре.