Социаль контракт – яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Евгений Князев гаиләсе белән Баулы районының Александровка авылында яши. Ир-ат уңайсыз график аркасында эштән киткән, ә авылда туры килә торган вакансия таба алмаган.

Евгений һәрвакыт агач белән эшләү белән мавыккан, үз остаханәсен ачарга хыялланган. 2023 елның февралендә ир-ат социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм бизнес-планын уңышлы яклый. Шулай ук Евгений маркетплейслар белән эшләү буенча менеджерлыкка укыган.

«Миңа үз кулларым белән интерьер предметларын ясау бик ошый», – ди Евгений. Дәүләт ярдәме белән ул фрезер станогы сатып ала, үз гаражында ремонт ясый һәм «Князевлар» исемле гаилә остаханәсе ача.

Исегезгә төшерәбез, социаль контракт – кешегә авыр тормыш хәлен җиңеп чыгуда ярдәм итү максатыннан төзелгән граждан һәм социаль яклау органы арасындагы шартнамә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International