Парк ретриты көзге кәефсезлекне җиңәргә ярдәм итә

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Еш кына картлыкны тормышның көзе дип атыйлар. Бу чорда аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең эмоциональ хәләте бозыла.

Парк ретриты – эмоциональ хәлсезлек аркасында борчылу һәм ярсучанлык халәтен җиңеп чыгуның мөмкин булган ысулларының берсе.

Табигать матурлыгын күзәтү урманга, паркка барып кына түгел, ә шулай ук табигать фотосурәтләре, документаль фильмнар карау аша да мөмкин, ә аудиоязмалар куллану виртуаль сәяхәтләрне дә мөмкин итә. Нәкъ менә шуңа күрә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәм аларның тәрбияләнүчеләре, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар, «Парк ретриты» социаль технологиясен бик яраталар. Ул гражданнарның эмоциональ хәлен яхшырту буенча бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International