Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәшү һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыру максатларында ел саен сентябрь аенда Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Бу көн уңаеннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре урам акциясе үткәрделәр. Үтеп баручыларга белешмәлекләр тараттылар.

Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен профилактик чара оештырганнар иде. Очрашуга район үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы табибын чакырдылар. Катнашучыларга алкогольнең зыяны, хәмер продукциясен куллануның тискәре йогынтысы турында лекция укыдылар, буклетлар тапшырдылар.

Ата-аналар өчен «Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре» семинары Казан шәһәренең «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үткәрелде. Шулай ук «Гаилә уеннары – сәламәтлеккә юл» спорт-уен ярышлары да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International