Татарстан пенсионерларын «Интернетка рәхмәт–2024» конкурсында катнашырга чакыралар

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

24 октябрьдә «Интернетка рәхмәт–2024» X Бөтенроссия компьютер белеме буенча пенсионерларның шәхси казанышлары конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана. Конкурс пенсионерлар һәм компьютер белеме алган өлкән яшьтәге (50+) гражданнар арасында онлайн үткәрелә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы иң актив регионнар унлыгына керә. Шул ук вакытта татарстанлыларның конкурста катнашу мөмкинлеге бар әле.

Барлык мәгълүмат https://azbukainterneta.ru/ сайтында урнаштырылган.

Конкурс «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү буенча дәүләт бурычларын хәл итү кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International