Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Самовар янында кунакта» дигән зур бәйрәм оештырылды. Чара алдыннан үзәк белгечләре бәйрәм мәйданчыгын бизәделәр, төрле формадагы һәм зурлыктагы чәйнекләр күргәзмәсе оештырылды.
Тернәкләндерүчеләр беренче самавырларның барлыкка килү тарихын ишеттеләр, концертны шатланып карадылар. Шулай ук бу көнне үзәктә тернәкләндерү узучы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Ике гаилә быел 50 һәм 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә.
Чара чәй эчү белән тәмамланды.