ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы “КАМАЗ” мәдәният сараенда  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гомуми шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсен уздырды.

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган оешмалар хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың зона этабы Әтнә урта мәктәбенең спорт залында шахмат буенча узды.

Казан шәһәренең Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсенә нәтиҗә ясадылар.


13
март, 2012 ел
сишәмбе

Алабугада “Ариадна” исемле халыкка социаль-психологик ярдәм үзәге базасында социаль менеджмент регионара гамәли академиясенең дүртенче сессиясе тәмамланды. 20 активист һәм куратор,  Калининград шәһәренең  социаль оешмалары нигезендә төзелгән 8 Татарстанның “Волонтер” исемле ирекле үзәге вәкилләре 4 көн иҗтимагый оешмалар белән идарә итү һәм социаль лидерлык күнекмәләрен булдыру технологиясен өйрәнделәр.

Казан шәһәре “Апрель” исемендәге чикләнгән мөмкинлекле балалар һәм яшүсмерләрне  реабилитацияләү үзәгенең актлар залында Пенсия фонды хезмәткәрләре гарип балалар ата-аналары белән  очрашу оештырдылар.

19нчы мартта Казан шәһәре “Гаилә” исемендәге балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтүче социаль үзәк “Хәвеф-хәтәр төркемендәге балаларны тәрбияләү һәм социальләштерү” дигән регионара семинар уздыра.

12
март, 2012 ел
дүшәмбе
Идел буе районы халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен эш урыннары вакансиясе ярминкәсе узачак.
Татарстанның башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре остазлары һөнәри квалификацияләрен күтәрүне Германиядә тәмамладылар.
“Алтын көз” Лаеш халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Лаеш муниципаль районының 85 еллыгына багышланган конкурска рәсемнәр кабул итү тәмамланды.

11
март, 2012 ел
якшәмбе
20нче марттан 26нчы мартка кадәр “Идел” исемле республика гарипләрне социаль реабилитацияләү үзәгендә ТРО ВОИ район һәм шәһәр оешмалары идарә итү әгъзалары, рәисләре өчен “Уңайлы мохит” республика программасын тормышка ашыруда гарипләр иҗтимагый оешмаларының роле" темасындагы семинар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International