Бүген Яр Чаллы “КАМАЗ” мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гомуми шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсен уздырды.
Бу көнне эш эзләүчеләр белән очрашуга 19 оешма кадрлар бүлеге хезмәтмәткәрләре килде. Алар арасында: ААҖ “Болгарсыра”, ААҖ “КАМАЗ”ның пресслы-рамлы заводы, АЧҖ “Төзелеш материаллары комбинаты”, АЧҖ “СП Прометей”, АЧҖ “Махсус төзелеш”, АЧҖ “Электр махсус сервизы”, АЧҖ “Электр транспорты”, ААҖ “КАМАЗ”ның металлургия комплексы һәм двигатель заводы”.
Эш алучылар 1028 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр. Кызыксыну уятканнары: слесарьлар, металлны эретеп ябыштыручылар, токарьлар, фрезерчылар, электромонтерлар, инженерлар, автомобиль йөртүчеләре, бетон коючылар, ташчылар, монтажниклар, кондукторлар.
Ярминкәдә эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүмати банкыннан 4200 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде. “Банк” вакансияләре буенча 45 кеше киңәш алды. Ярминкәдә 325 кеше катнашты, шуларның 190ы эшкә юллама алды.