Алабугада “Ариадна” исемле халыкка социаль-психологик ярдәм үзәге базасында социаль менеджмент регионара гамәли академиясенең дүртенче сессиясе тәмамланды. 20 активист һәм куратор, Калининград шәһәренең социаль оешмалары нигезендә төзелгән 8 Татарстанның “Волонтер” исемле ирекле үзәге вәкилләре 4 көн иҗтимагый оешмалар белән идарә итү һәм социаль лидерлык күнекмәләрен булдыру технологиясен өйрәнделәр.
Сессия эшендә төп игътибар проект эшчәнлегенә бирелде. Бу өлкәдәге Рәсәйнең әйдәүче белгече, “Хезмәт итү” хөкүмәтнеке булмаган коммерцияле түгел оешмаларны үстерү Нижегород Ассоциасе үсеш буенча директоры, “Хезмәт итү – НЕКСТ” директоры А.Балашова 2 көн эчендә волонтерларны проектны әзерләү, язу, презентацияләүнең мөһим үзенчәлекләре белән таныштырды.
Тыңлаучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт буенча Дәүләт Советы Комитеты рәисе С. Захарова чыгыш ясады. Ул яшьләргә үз проектларын уйлап табудан һәм тормышка ашырудан курыкмаска, үз инициативалары белән Дәүләт Советына, Татарстан Республикасының Яшьләр палатасына мөрәҗәгать итәргә басым ясап әйтте.
Шулай ук дүртенче сессиядә ”Махеев” хәйрия фонды нигез салган, регионара “Волонтер” исемле ирекле хәрәкәткә керә торган беренче республика иҗтимагый НКО кечкенә грантлар конкурсын башлап җибәрү игълан ителде.