Татарстан белгечләре хәвеф-хәтәр төркемендәге балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре турында фикер алышалар

2012 елның 13 марты, сишәмбе

19нчы мартта Казан шәһәре “Гаилә” исемендәге балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтүче социаль үзәк “Хәвеф-хәтәр төркемендәге балаларны тәрбияләү һәм социальләштерү” дигән регионара семинар уздыра. Чара күренекле педагог, табиб, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Януш Корчакка багышлана.

Семинарда катнашырга ятим һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар өчен булган оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, хәвеф-хәтәр төркемендәге балалар белән эшләүче  социаль педагогия өлкәсе һәм оешма хезмәткәрләре чакырылдылар.

Семинар программасында башкалар арасында А.Вайдының “Корчак” исемле нәфис фильм карау, интерактив түгәрәк өстәл һәм мастер-класслар уздыру көтелә.

Семинар үз эшен сәгать 9да ДФУның Педагогия һәм психология нституты базасында башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International