Казан шәһәре “Апрель” исемендәге чикләнгән мөмкинлекле балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү үзәгенең актлар залында Пенсия фонды хезмәткәрләре гарип балалар ата-аналары белән очрашу оештырдылар.
Очрашу барышында Мәскәү районы Пенсия фонды идарәсе пенсия билгеләү бүлеге башлыгы Боброва Алла Геннадьевна килгән тыңлаучыларга гарип балалар ата-аналары кулланырга мөмкин булган өстенлекләр белән таныштырды.
Аннан тыш монда киңәшмә пункты оештырылды.Әйдәп баручы эксперт-белгеч пенсия темасына кагылган төрле сорауларга җавап бирде. Ата-аналарны күбрәк пенсияне исәпләп чыгару, ай саен түләнә торган күләм һәм пенсиянең җыелган өлешеннән өстәмә түләүләр кызыксындырды.