520 хатын-кыз Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган эш урыннары вакансиясе ярминкәсендә булдылар.

2012 елның 14 марты, чәршәмбе

Казан шәһәренең Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары  ярминкәсенә нәтиҗә ясадылар.

Ярминкәдә районның 10 оешма кадрлар бүлеге хезмәтмәткәрләре катнашты. Алар арасында: ЯАҖ “Татплодовощпром”, ЯАҖ “КМП Эдельвейс-М», АЧҖ “Тап Тапыч”, ААҖ “Татагромодуль”, ШБССУ “2нче номерлы шәһәр балалар клиника хастаханәсе”, АЧҖ “Д.аль”, АЧҖ “Җиде елга” агрофирмасы. Эш бирүчеләр 250 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр.

 Ярминкәдә 520 хатын-кыз катнашты, шуларның 48е эш урынына юллама алды.

23 хатын-кызга һөнәргә юнәлеш алу ярдәме күрсәтелде.

Бу көнне ярминкәгә 21нче йомыш белән килүче хатын-кызга халыкны хезмәт белән тәэмин итү мөмкинлекләре, ә 26нче килүчегә хезмәт законнары буенча киңәш бирелде. 16 эшсез хатын-кызга Мобиль үзәк катнашында психологик яктан ярдәм күрсәтелде.

 Шулай ук ярминкәгә килүчеләр вакытлы матбугат белән тәэмин ителде. Алар арасында эшсез граңданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүче тематик гәҗитләр, журналлар, буклетлар, белешмәлекләр бар иде.

Килүчеләр өчен Казан шәһәре Идел буе районы Пенсия фонды идарәсе һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә киңәш алу сораулары белән мөрәҗәгать иту мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International