Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында булган оешмалар хезмәткәрләре арасында шахмат буенча Спартакиаданың зона этабы Әтнә урта мәктәбенең спорт залында узды.
Уенны ачу тантанасы катнашучыларның командалап тезелүеннән башланды. Бу көнне республика ярышына юлнамәне Әтнә, Арча, Балтач, Югары Ослан, Кукмара, Мамадыш, Питрәч һәм Саба район җыелма командалары алды.
Кечкенә язылдыру уздыргач, командалар җирәбә салып, үз көндәш командасын ачыклады.
Ярышның нәтиҗәсе буенча беренче урынны Әтнә муниципаль район командасы алды. Икенче урында Балтач муниципаль районы вәкилләре. Өченче урында Кукмара муниципаль район вәкилләре булып чыктылар.
Җиңүчеләргә тантаналы рәвештә мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды.