Идел буе районы хатын-кызлар өчен Казан шәһәренең 10 предприятиясе һәм оешмасы эш урыннары вакансиясе тәкъдим итәчәкләр.

2012 елның 12 марты, дүшәмбе
Идел буе районы халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә хатын-кызлар өчен эш урыннары вакансиясе ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә районның 10 оешмасы һәм бу оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәтмәткәрләре катнашачак, булган буш эш урыннары турында мәгълүмат күрсәтеләчәк. Алар арасында: ЯАҖ “Татплодовощпром”, ЯАҖ “КМП Эдельвейс-М», АЧҖ “Тап Тапыч”, ААҖ “Татагромодулҗ”, ШБССУ “2нче номерлы шәһәр балалар клиника хастәханәсе”, АЧҖ “Д.аль”, АЧҖ “Җиде елга” агрофирмасы һәм АЧҖ “СК Росгосстрах-тормыш”.
Ярминкә барышында килгән кешеләргә түбәндәге мөмкинлекләр тудырылачак: вакансияләр турында, шулай ук компьютер базасындагы тулы мәгълүмат, эшкә урнашырга юллама булачак. Моннан тыш бу көнне халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге белгечләре теләүчеләр өчен эш һәм хезмәт белән тәэмин ителү, дәүләт гарантиясе, үзеңә шогыль табу программасы, һөнәргә уку һәм яңа белгечлек алу, һөнәргә ориентлашу, “Беренче эш урыны”буенча консультация уздырачаклар.
Шулай ук ярминкәгә килүчеләргә вакытлы матбугат тәкъдим ителәчәк: тематик гәҗитләр, журналлар, төрле эшсез гражданнарга эшкә урнашырга булышырдай буклетлар, күрсәтмәләр китаплары.
Ярминкә 12дән 15кә кадәр Бертуган Касимовлар урамы, 22/7нче йортта узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International